Әлмәтнең мәшгульлек үзәге пенсионерларны һәм пенсия алды яшендәгеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

13 августта Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия һәм пенсия алды яшендәге кешеләр, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. 

Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, инженер, кастелянша, сатучы, юл эшчесе, ишегалды җыештыручы, кече тәрбияче, кухня эшчесе, слесарь-сантехник, каравылчы һ. б. 

Эш эзләүчеләр шәһәр предприятиеләрендәге һәм оешмаларындагы буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультацияләр ала алачаклар. Шулай ук район халкы мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында да күбрәк беләчәк. 

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе түбәндәге адрес буенча узачак: Әлмәт шәһәре, Герцен ур., 86А йорт. Башлана 13.30 сәгатьтә. 

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 32-34-95. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International