Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең «Без бергә» клубында психолог Диләрә Корягина «Әкияттә кунакта» программасы кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Чарада алты сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала катнашты.
Дәрес балаларның коммуникатив күнекмәләрен һәм кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Очрашу башында психолог балалар белән «Үрдәк назлый» дигән күнегү үткәрде. Аннан соң үзәк белгече балаларга кулларның вак моторикасын, иҗади карашны, фантазияне һәм хезмәттәшлек хисен үстерүгә ярдәм иткән арт-терапия күнегүен үтәргә тәкъдим итте.