Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар дельфинарийда булдылар. Анда алар диңгез песие һәм дельфиннар катнашында су тамашасы карадылар.
Тернәкләнүчеләр мавыктыргыч тамаша карап кына калмадылар, конкурсларда актив катнаштылар һәм призлар оттылар. Дельфинарийга бару бик күңелле узды.
Чарада 20 социаль хезмәт алучы катнашты.