Зәйдә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен Карау мәктәбе эшли

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үсешләрендә күпсанлы тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте» проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Проектның максатчан төркемнәренә балалар үзләре дә, аларның әти-әниләре дә керә.

Проект балаларны кыска вакытлы тору төркеменә озата баруны ата-аналар өчен дә файдалы һәм бай эчтәлекле итәргә тиеш. Бу эшнең бер формасы – Карау мәктәбендә дәресләр. Бу «Демография»милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасының социаль сервисларының берсе. Дәресләрдә ата-аналарны төп һәм ярдәмче җиһазлар, балаларга хәрәкәт итү функцияләрен торгызырга, вак моториканы үстерергә ярдәм итүче төрле җайланмалар белән таныштыралар.

Дәресләрдә ата-аналарның үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга, кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга, үз балалары белән бергә тернәкләндерүнең төрле техник чараларын сынап карарга һәм аларны сатып алуның кирәклеге турында карар кабул итәргә мөмкинлекләре бар. Проектта катнашучы ата-аналар билгеләп үткәнчә, Карау мәктәбендәге дәресләр алар өчен бик кызыклы һәм файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International