Мөслим интернат-йортында Сабантуй узды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре, «Игелек уят» отряды волонтерлары һәм волонтер Эльза Хисамиева белән берлектә өлкәннәр өчен бәйрәм үткәрделәр.

Учреждение территориясен төрле төстәге шарлар белән бизәделәр, күңелле музыка яңгырады. Интернат-йорт директоры Г. Г. Шакирҗанованың котлау сүзеннән соң, бәйрәмдә катнашучылар рәхәтләнеп күңел ачу атмосферасына чумдылар. Социаль хезмәт алучылар, яшьләренә һәм хәтта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, төрле конкурсларда, уеннарда, милли күңел ачу чараларында актив катнаштылар. «Игелек уят» отряды волонтерлары әби-бабайларны җырлар белән сөендерделәр.

Өлкәннәр күп кенә уңай эмоцияләр һәм «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре әзерләгән бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International