«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә аш-су мастер-классы уздырылды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның ата-аналары өчен иң популяр татар милли ризыкларының берсе – өчпочак әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде.

Барлык катнашучылар да база аш-су алымнарына өйрәнделәр. Бу дәрес 2021 елда Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль.

Бу эшнең максаты – балаларга иҗат шатлыгы бүләк итү, әвәләп ясауның яңа алымнарын күрсәтү, баланың иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү. Әвәләү кызык кына түгел, ә файдалы да. Тозлы камыр белән эшләгәндә балалар төрле алымнарга өйрәнә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше турыдан-туры кулларның вак моторикасына бәйле. Мондый дәресләрдән соң балага каләм һәм карандаш тоту җиңелрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International