2021 елның 6-9 сентябрендә Сочи шәһәренең «Сириус» фән һәм сәнгать паркында VI Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы узачак.
Чараның максаты – имин хезмәт шартларын тәэмин итү, хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өлкәсендә заманча технологияләрне популярлаштыру, хезмәтне саклау белән дәүләт идарәсе системасын камилләштерү, хезмәтне саклау өлкәсендә уңышлы дөнья һәм ил проектларын һәм практикаларын күрсәтү. VI Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасының үзәк темаларының берсе – ковид һәм аннан соңгы чорда җитештерүдә сәламәтлекне саклау. Шулай ук куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру өчен югары технологияле ил һәм чит ил эшләнмәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк масштаблы күргәзмә экспозициясен оештыру планлаштырыла.
Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасының операторы – Росконгресс фонды. Чараның рәсми сайты: https://rusafetyweek.com/. Элемтә өчен:
е-mail: olga.efremenko@roscongress.org,
тел.: +7 (926) 594-12-41.