Минзәләдә менталь тайпылышлары булган кешеләр кинотеатрга барып кайттылар

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

18-40 яшьлек менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Син барын да булдырасың!» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан көндезге төркемгә йөрүчеләр өчен кинотеатрга бару оештырылды.

Мультфильм карау алдыннан киноучреждение волонтерлары кунакларга күләгә театры спектаклен күрсәттеләр, ә аннары социаль хезмәт алучылар «Космический джем» мультфильмын карадылар. Мондый чаралар менталь тайпылышлары булган кешеләрне социомәдәни адаптацияләүгә, аларның мәдәни-массакүләм ял турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

«Син барын да булдырасың!» программасы кысаларында даими экскурсияләр, музейларга һәм башка мәдәни урыннарга бару планлаштырылган. Яшьләр дәресләргә бик теләп йөриләр, аралашу күнекмәләре һәм яңа белемнәр алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International