Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 3 нче август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Мин башка кешеләр арасында» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чараның максаты агрессив тотышның төрле формаларын кисәтү иде.
Җәйге лагерь мәйданчыгында узган дәрестә социаль хезмәт алучы 11 балигъ булмаган бала катнашты. Психолог аларга төрле биремнәр һәм күнегүләр тәкъдим итте, алар балаларга үзләрендә начар гадәтләрнең һәм тискәре сыйфатларның булу-булмавын ачыкларга ярдәм итте. Аннан соң балалар кешеләр арасында агрессив үз-үзеңне тоту рәвешләрен санап чыктылар һәм тискәре эмоцияләргә бирешмәскә, ә башкаларга карата толерант булырга тырышырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
Ахырда психолог аутотренинг үткәрде.