«Чишмә» үзәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештырды

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Кичә Теләче муниципаль районында «Чишмә» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны һәм аларның әти-әниләрен «Җәй, ах җәй!» чарасы кысаларында күңел ачу атмосферасына чумарга чакырдылар.

Чара узган «Батыр» спорткомплексында җылы атмосфера хөкем сөрде. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар өчен аниматор катнашында чын бәйрәм әзерләргә тырыштылар. Балалар сабын куыклары һәм шарлар тамашасын караган арада, ата-аналар чигү буенча мастер-класста катнаштылар.

Бәйрәм бүләкләрсез узмады. Балалар «Наз» Хәйрия фонды директоры Н. Ф. Сәйфетдинова исеменнән тәм-томнар һәм иганәчедән истәлекле бүләкләр алдылар. Чара бәйрәм табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International