Кайбыч районында алимент түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Сишәмбе, 3 август көнне, Кайбыч муниципаль районында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү булды.

Гражданнарның сорауларына башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф. Ф. Петухова, социаль яклау бүлеге консультанты А. Г. Сафина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы З. Р. Гарәфетдинова, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Ф. Н. Кәлимуллина, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юрисконсульты А. А. Акрымова һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Э. Р. Камалиева җавап бирделәр. Кабул итү көне кысаларында гражданнарга хокукый консультация күрсәтелде һәм алга таба гамәлләр буенча аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International