Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары «Сүз бармак очларында» дигән чарада катнаштылар. Чара дикцияне һәм сөйләмнең төгәллеген яхшырту, хәрәкәтләнү күнегүләре ярдәмендә артикуляцияне яхшырту өчен үткәрелде.
Күнегүләр комплексы мәкальләр һәм тизәйткечләр белән үрелеп барды. Белгечләр сүзләренә караганда, бу күнегүләрнең даими рәвештә башкарылуы сөйләм күнекмәләренә уңай тәэсир итә, өлкән яшьтәге кешеләргә аралашу вакытында үз көчләренә ышанырга ярдәм итә.
Әлеге чарада дүрт кеше катнашты.