«Кайгырту» комплекслы үзәгендә көндезге бүлек уңышлы эшли

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

2 нче август көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән «Пластилинография» һәм «Бию терапиясе» инновацион технологияләрен кулланып интеграцияләнгән дәрес уздырдылар. Чара шәхеснең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән иде.

Көндезге төркемгә йөрү менталь тайпылышлары булган өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аралашу шатлыгын тоярга һәм ялгызлыктан арынырга мөмкинлек бирә, чөнки төркемнәрдә алар яңа дуслар табалар, белемнәр алалар, җәмгыятьтә адаптацияләнергә өйрәнәләр, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен алалар.

Социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә бүлек белгечләре, медик-социаль экспертиза киңәшләрен исәпкә алып, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның социаль статусын торгызу, аларны җәмгыятькә интеграцияләү өчен шартлар тудыруга һәм тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль-тернәкләндерү чаралары комплексыннан файдаланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International