Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр чираттагы экскурсиядә булдылар

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Социаль туризм» программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бүген программа кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә урнашкан чишмәгә экскурсия оештырылды.

Социаль туризм интернат-йорт карамагындагыларга мәдәни һәм рухи мирас урыннары белән танышу, туган якны яхшырак белү мөмкинлеге бирә. Программаны тормышка ашыру барышында алар Югары Ослан районының барлык торак пунктларында гына түгел, Казанда, Раифада, Свияжскида да булдылар.

Бүгенге экскурсия барышында социаль хезмәт алучылар искиткеч табигать, экологик чиста һава белән ләззәтләнделәр. Саф һавада йөри алмаучылар өчен чишмә суын шешәләргә салып алып кайттылар.

Арып, әмма канәгатьләнеп, кешеләр интернат-йортка әйләнеп кайттылар һәм махсус җиһазландырылган автобуста табигатькә чыгу мөмкинлеге өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International