Ярдәм һәм терәк – социаль хезмәт алучылар өчен менә шул мөһим

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар социаль хезмәтләр ала. Сүз дә юк, аларның җилкәсенә күп кенә авырлыклар төшкән, кайберләре хәзерге хәлләрен кабул итә алмый. Әмма алар арасында тормышка сөенеп, бирешмичә яшәүчеләр дә күп.

Юлия Анатольевна, 1 төркем инвалид, катлаулы авырудан интегә, әмма аның мавыгуы турында сүз барганда бу бөтенләй киртә түгел. Ул кышка кыяр, помидор, гөмбә белән банкалар яба, ташкабак уылдыгы һәм лечо ясый. Юлия Анатольевна тормышта начар кәефкә урын булырга тиеш түгел дип саный.

Ялгыз яшәүче Нина Михайловна 75 яшендә капкачлардан эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнә. Аның коллекциясендә кайнар әйбер астына куя торган әйберләр һәм энә савытлары бар. Үз куллары белән ясалган матурлык эстетик канәгатьлек китереп кенә калмый, ә үз-үзеңдә яңа сәләтләр үстерергә һәм планнар корырга менә дигән стимул да булып тора.

Сувенирлар, курчаклар ясау – социаль хезмәтләр алучы Наталья Иосифовнаның яраткан шөгыле. Бу эш белән ул өч ел элек, учреждение белгечләре даими үткәрә торган арт-терапия дәресләрендә мавыга башлый.

«Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагыларга актив яшәү рәвеше алып барырга һәм үз талантларын үстерергә омтылуда ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International