Буа интернат-йортында нейрогимнастика

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

2 нче август көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында нейрогимнастика үткәрделәр.

Нейрогимнастика – ул универсаль күнегүләр системасы, алар хәтер, сөйләм, игътибарны яхшырта, арыганлыкны киметә. Баш мие гимнастикасы кешенең яшерен сәләтен ачыкларга һәм аның баш мие эшчәнлеге мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә. «Физик күнегүләр юлы белән баш миен эшләтеп була, чөнки кеше организмы – бердәм бер система», – ди дәвалау физик культура буенча инструктор Гүзәл Абзалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International