Зәйдә яңа проект гамәлгә ашырыла башланды

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә «Баш миенең уң як ярымшары ярдәмендә рәсем ясау дөньясы» проектын гамәлгә ашыру башланды. Ул когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга юнәлдерелгән.

Проект «Иҗтимагый инициатива-2021» республика социаль проектлар конкурсында номинациядә җиңүче булды. Грант суммасы 22 000 сум тәшкил итте, бу акчаларга психологик дәресләр үткәрү өчен чыгым материаллары сатып алынды.

Проектның төп максаты – төрле интеллектуаль үсеш бозылулары булган һәм / яки психик авырулар белән интегүче гражданнарны арт-терапия ысулларын куллану ярдәмендә социаль интеграцияләүгә һәм адаптацияләүгә ярдәм итү. Проектның максатчан төркемен 18 яшьтән өлкән, инвалидлыгы булган 20 граждан һәм аларның гаилә әгъзалары тәшкил итә.

Ун ай дәвамында проектта катнашучылар баш миенең уң як ярымшары ярдәмендә рәсем ясау нигезләре белән танышачаклар һәм үзләренең иҗади һәм коммуникатив потенциалын күрсәтә алачаклар. Шулай ук проектны тормышка ашыру барышында инвалидлык белән бәйле психологик комплекслар һәм проблемалар өлешчә яки тулысынча хәл ителәчәк.

Проект кысаларында беренче дәресләр июль аенда узды. Көндезге бүлекнең социаль хезмәт алучылары үзләренең беренче картиналарын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International