Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә бүген бәйрәм чаралары үткәрелә

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм гаилә традицияләрен саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Петр һәм Феврониянең мәхәббәт тарихы турында сөйлиләр. 

Әйтик, Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар бүлек тәрбиячеләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен уен программасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар «Петр һәм Феврония турында әкият» дигән мультфильм карадылар, кызык табышмаклар чиштеләр, гаилә кыйммәтләре турында әкиятләр искә төшерделәр. 

Яр Чаллының «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә музыкаль җитәкче Е. Н. Гыйниатуллина тематик музыкаль клип карау оештырды. Шулай ук балалар биремнәрне актив башкардылар, биеделәр. 

Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Татар Кандызы авылы мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәенов белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм спорт чарасы уздырдылар. 

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә бүген «Петр һәм Феврония. Мәңгелек мәхәббәт тарихы» дигән фильм карарга һәм бәйрәм темасына рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. 

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» комплекслы үзәге белгечләре «Ромашка бүләк ит» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Социаль хезмәт алучы парларга ромашка бәйләме һәм татлы бүләк тапшырылды. Шулай ук гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре күп балалы гаиләдә булдылар. Бәйрәм өстәле артында балалар үзләренең гаилә традицияләре белән бик теләп уртаклаштылар, ә ата-аналар гаиләдә тынычлыкны саклау өчен кыйммәтле киңәшләр бирделәр. 

Аксубай районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кечкенә социаль хезмәт алучылар китапханәдә узган викторинада катнаштылар. Шулай ук балалар үз әниләренә бүләкләр ясадылар. 

Бәйрәм чараларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. 

Мондый чаралар Министрлык карамагындагы барлык учреждениеләрдә дә оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International