Менталь тайпылышлары булган инвалидларны социаль адаптацияләү буенча «Син барын да булдырасың!» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Гаилә белән эшләү белгече Наталия Кудряшова һәм психолог Евгения Бочкарева социаль хезмәт алучылар, 18-40 яшьлек сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм аларның әти-әниләре өчен гаилә бәйрәме оештырдылар. Ул Минзәлә елгасы яр буенда узды.
Чара барлык катнашучыларны котлау һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышу белән башланып китте. Барлык гаиләләр уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, ата-аналар балаларына ярдәм иттеләр.
Бәйрәм фотога төшү белән тәмамланды.
