7 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем финанслар» дигән уен дәресе үткәрелде.
Социаль педагог Гөлшат Шәрипова балаларга финанс грамоталылыгы нигезләре турында сөйләде: хезмәт өчен түләүнең нинди формалары һәм системалары бар, үз керемнәреңне һәм чыгымнарыңны ничек бүләргә, финанс куркынычсызлыгы мендәре нигә кирәк, карталарны һәм акчаларны караклардан ничек сакларга һәм алар урланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә. Алган белемнәрен балалар төрле тормыш ситуацияләрен уйнап карау ярдәмендә ныгыттылар.