Шушы көннәрдә Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова «Без гаиләдәге рәхимсезлеккә каршы» дигән акция оештырды. Чара балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә, яшерен көчләү, балаларның психологик яктан ябык булу очракларын булдырмауга юнәлдерелгән иде.
Акция 4 нче участокта узды. Чарада катнашучыларның игътибарын гаиләдә көчләү, балалар белән рәхимсез мөгамәлә проблемаларына һәм аның күренешләренә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлттеләр. Ата-аналар бала тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар. Алар барысы да көч куллану яхшылыкка китерми, ә бары тик бала психикасын имгәтә дигән фикер белән килеште.
Акциянең һәр катнашучысына балаларга карата рәхимсез мөгамәләне профилактикалау буенча мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.