Теләче балаларына Петр һәм Феврониянең мәхәббәт тарихы турында сөйләделәр

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

7 июль көнне Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм программасы үткәрделәр. Чарада балигъ булмаган балалар катнашты. 

Белгечләр балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, Петр һәм Феврониянең мәхәббәт тарихы турында сөйләделәр. Шулай ук гаилә турында шигырьләр һәм әйтемнәр укылды. Аннан соң балигъ булмаганнар белән акция үткәрделәр. Аның барышында балалар матур теләкләр белән ромашка чәчәкләре тараттылар, асфальтта «Минем яраткан гаиләм» дигән темага рәсем ясадылар. 

Чара ахырында белгечләр балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International