Лениногорск районында балалар өчен стрессны профилактикалау буенча тренинглар уздыралар

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Стресс вакытында позитив һәм конструктив фикерләү күнекмәләренә өйрәтү һәм социаль-актив тормыш позициясе нигезендә стресска каршы торырга өйрәтү максатыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге социаль педагогы О. Лямова «Мин стресс белән идарә итәм» дигән тренинг уздырды. Дәрес видеоэлемтә режимында Zoom платформасында узды.

Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрдәге 6 балигъ булмаган бала катнашты. Тренинг барышында балаларга стрессны кисәтү алымнары аңлатылды (даими ял, тулы йокы, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү). Нәтиҗәдә тренингта катнашучылар тискәре эмоцияләрдән вакытында арынырга һәм психологик һәм физик тайпылышларны бетерергә өйрәнүнең ни өчен шулай мөһим икәнлеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International