Тукай районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре йөкле хатын-кызлар белән бала табудан соң психоэмоциональ хәл турында фикер алыштылар

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

«Бәхетле аналык» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насырова Тукай үзәк район хастаханәсе базасында «Хатын-кызның бала тудырганнан соң психоэмоциональ хәле. Бала тудырганнан соң депрессияне профилактикалау» темасына багышланган гамәли дәрес үткәрде.

Йөкле хатыннар белән практик дәрес балалар тапканнан соң депрессияне профилактикалау өчен стресслы ситуациядән чыгу ысулларына һәм техникаларына өйрәтүгә юнәлтелгән иде. Дәреснең төп бурычлары – стресска каршы торучанлыкны үстерү, «бала тудырганнан соң депрессия» төшенчәсе, аның симптомнары, барлыкка килү факторлары, ана, бала һәм гаиләгә йогнытысы белән таныштыру, профилактика мөмкинлекләре белән таныштыру.

Йөклеләр белән практик дәрес вакытында шулай ук «Эчке елмаю», аутотренинг, сулыш алу күнегүләре үткәрелде, кире элемтә уздырылды, депрессив симптоматика ачыкланган очракта ярдәм күрсәтү өчен үзәкнең контакт мәгълүматлары бирелде.

Чарада 9 йөкле хатын-кыз катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International