"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә волонтерлар "Яшьләр — мәдәният дөньясы өчен" дигән иҗади дәрес үткәрде.
Чараның максаты – мәдәниятара диалогны пропагандалау, конфессияара конфликтларны кисәтү, балаларда иҗади фикерләүне формалаштыру һәм үстерү.
Дәрес "Мин Татарстан гражданины" дигән уеннан башланып китте. Аның барышында балалар Республикада яшәүче халыкларның гадәтләре һәм йолалары турында белемнәре белән уртаклашты.