Еш бирелә торган сораулар

Сорау: 29.09.2016 елның 67-ТРЗ номерлы Законын кабул итүгә бәйле рәвештә Республика бәйрәмнәре ял көннәре белән туры килгән очракта ел саен бирелә торган ял вакытының озынлыгы ничек исәпләнә?

Җавап: Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 120 нче маддәсе нигезендә хезмәткәрләрнең ел саен каралган ял вакыты календарь көннәрдә исәпләнә.

Татарстан Республикасы 19.02.1992 елның "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1448-XII Законының 1 статьясындагы 5 нче өлешендә ял көне белән бәйрәм көне туры килү сәбәпле өстәмә ял көне бирелми дип каралган.

Шуның белән бәйле рәвештә, ял көннәре биргән очракта шунсын исәптә тотырга кирәк: Татарстан Республикасының 1448-XII номерлы "Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында" Законының 1 статьясында күрсәтелгән бәйрәм көне ял көне белән туры килгән очракта, әлеге ял көне түләнелә дип каралган.

 

Сорау: мәктәпкәчә оешмаларга йөрүче балаларның ата-аналарына нинди ярдәм күрсәтелә?

Җавап: "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Закон нигезендә белем бирү оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләү өлешен компенсацияләү каралган.

–беренче балага дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-ана түләү күләменең -20%;

–икенче балага урта күләмнән -50%;

–өченче балага һәм аннан соңгы балаларга урта күләмнән -70%.

Уртача күләм Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары буенча раслана.

 

Сорау: "Хезмәт Ветераны" исеме кемгә бирелә?

Җавап: “Ветераннар турында” Федераль законның 7нче маддәсе нигезендә хезмәт ветераннары булып түбәндәге затлар санала:

1) “Хезмәт ветераны” таныклыгы булганнар;

2) балигъ булмаган яшьтән хезмәт юлын Бөек Ватан сугышы чорында башлап, ир-ат өчен кимендә 40, хатын-кызларга 35 ел хезмәт стажы булган затлар;

3) орденнар яисә медальләр белән бүләкләнүчеләр, СССР яки Россия Федерациясенең мактаулы исемнәренә лаек булып, пенсия билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажы булучылар;

4) хезмәттә казанышлары өчен ведомство билгеләре белән бүләкләнүче, пенсия билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажын булдыручылар;

“Хезмәт Ветераны” исемен биргәндә эштәге казанышлары өчен дәүләт идарә хакимияте һәм СССР, РСФСР, Россия Федерациясендә катнашучы (катнашкан) дәүләт эшләрен гамәлгә ашыручы органнар билгеләре белән бүләкләнүчеләр дә кабул ителә.

Татарстан Республикасында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары ТР 30.06.2011 № 33-ТРЗ Законы буенча билгеләнә.

 

Сорау: Татарстан Республикасында нинди гаилә күп балалы дип санала?

Җавап: Татарстан Республикасы Гаилә кодексы нигезендә Татарстан Республикасында гаилә составында унсигез яшькәчә өч һәм аннан да күбрәк бала булган гаилә күп балалы гаилә дип санала. Шуның белән беррәттән, гаилә составында ата-ана, аларның балалары (18 яшькә җитмәгән затлар), уллыкка (кызлыкка) алынган балалар, шулай ук уку белән бәйле рәвештә ата-аналардан башка аерым торучы балалар (18 яшькә җитмәгән затлар) гаилә әгъзасенә керә.

 

Сорау: күп балалалы әниләр өчен нинди Республика бүләкләре каралган?

Җавап: "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" 10.10.2011 елның 74-ТРЗ № Татарстан Республикасы Законы нигезендә "Ана даны – Материнская слава" медале белән биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әниләр бүләкләнә. Әлеге бүләк үз балаларын намуслы тәрбияләүче, баланың сәламәтлеге, мәгариф, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртучы аналарга бирелә. "Ана даны - Материнская слава" медале белән бишенче баланың өч яше җиткәч бүләкләү башкарыла.

 

Сорау: хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның хатыннарына һәм балаларына нинди пособиеләр каралган?

Җавап: хәрби хезмәткәрнең авырлы хатыны бер вакытта бирелә торган пособиега хокуклы.

Хәрби хезмәткәрнең баласына исә, айлык пособие түләнелә. Әлеге пособие бала туу белән түләнеп килә. Балага өч яшь тулганнан соң пособие түләү туктатыла.

 

Сорау: "Тыл хезмәтчәне" статусы ничек билгеләнә?

Җавап: "Ветераннар турында" Федераль закон нигезендә тыл хезмәтчәне категориясенә түбәндәге затлар керә:

–1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда хезмәт куйган гражданнарга;

–Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт куйган өчен ССРС медале һәм орденнар белән бүләкләнгән гражданнар

 

Сорау: "Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге" белгечләренә консультациягә ничек язылырга?

Җавап: Гражданнарга кабул итү үзәгенә түбәндәге ысуллар аша язылырга була:

–Шәхсән электрон чират терминалы аша;

–алдан язылу өчен телефон аша ("кайнар линия" телефон номерларын Министрлык сайтында карарга була)

–uslugi.tatarstan.ru (алга таба – Портал) "Шәхси кабинет" аша Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы .

 

Сорау: Эчке эшләр министрлыгы пенсионерларына шәһәр транспортында йөрү өчен льготалы билет каралганмы?

Җавап: “Татарстан Республикасында җәмгыять транспортында йөрер өчен бердәм айлык билет һәм балаларга җәмгыять транспортында йөрер өчен бердәм айлык билет бирү тәртибен раслау турында” 07.04.2005 нче елның 161 № карарның 3 пункт нигезендә эчке эшләр министрлыгы пенсионерларына җәмгыять транспортында йөрер өчен бердәм айлык билет каралган. Әлеге билетны рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча теркәү органнарына мөрәҗәгать итәргә була.

 

Сорау: Хезмәт ветераннары өчен нинди социаль ярдәм чаралары каралган?

Җавап: “Татарстан Республикасы халкын адреслы социаль яклау турында” 08.12.2004 елның 63-ТРЗ № Закон нигезендә хезмәт ветераннарына түбәндәге социаль ярдәм чаралары күрсәтелә:

–айлык акчалата түләү;

–тулай торак өчен түләгән чыгымнардан 50 процент күләмендә субсидия;

–коммуналь хезмәт өчен түләгән чыгымнардан 50 процент күләмендә субсидия;

–радио, күмәк антенна, телефон элемтәсе өчен түләгән чыгымнарыннан 50% күләмендә субсидия.

 

Сорау: Ни өчен өйдә социаль хезмәт күрсәтү өчен түләү күләме үзгәрде?

Җавап: 2015 елдан алып социаль ярдәм күрсәтү буенча яшәү минимумы ярты күләмгә кадәр артты. 2016 елда пенсиянерлар өчен яшәү минимумы 9550 сум, хезмәткә яраклы халык өчен 12462 сум итеп билгеләнде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары буенча бушлай социаль ярдәм күрсәтүгә лаек булган гражданнар категориясе артты. (Закон ТР МК 29.12.2014 №1053 “ТР өйдә социаль хезмәт күрсәтү”)

Татарстан Республикасында дәүләт социаль хезмәт тарифлары Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан раслана.

Социаль хезмәт күрсәтү өчен түләү социаль хезмәт алучы зат рәсмиләштергән килешү нигезендә алына.

 

Сорау: Мин пенсионер, эш бирүче үз теләгем белән эштән азат ителергә гариза язырга куша, бу законлымы?

Җавап: Үз теләгегез белән эштән азат итү турында гариза язуны таләп итүләре законлы түгел.

Хезмәткәрләр санын киметү яки штат кыскарту чаралары үткәрелгән вакытта (РФ Хезмәт Кодексының 81 маддәсе нигезендә) эш бирүче хезмәткәргә башка эш урыны (вакантлы вазифа) тәкъдим итәргә тиеш.

Оешма юкка чыгарылган яки штат кыскартылган очракта, хезмәткәргә бер айлык уртача хезмәт хакы күләмендә пособие (акчалата ярдәм) түләнелә. Шулай ук бу хезмәткәргә башка эшкә урнашканчыга кадәр (2 ай дәвамында) уртача айлык хезмәт хакы күләмендә акча билгеләнә. Оешма бетү белән бәйле рәвештә хезмәткәрләрнең санын яки штат санын кыскарту турында эш бирүче ике ай алдан хәбәр итәргә тиеш.

Әгәр дә Сез эш бирүче Сезне үз теләгегез буенча эштән азат ителергә гариза язырга кушкан дип тапсагыз, димәк бу шарт тикшерелергә тиеш һәм аны раслау Сезнең үзегезгә йөкләнә.

 

Сорау: Миңа хезметкәрләр саны һәм штатны кыскарту турында хәбәр иттеләр. Закон буенча миңа нинди түләүләр каралган?

Җавап: Хезмәткәрне эштән азат иткәч, аңа урта айлык хезмәт хакы күләмендә пособие каралган. Шулай ук, эштән азат ителгән гражданга эшкә урнашканчы уртача айлык хезмәт хакы түләнергә тиеш.

Бер айлык ял пособиесе һәм сакланган уртача хезмәт хакы элеккечә эш урынында түләнелә.

 

Сорау: Күптән түгел эштән азат ителдем, хәзерге вакытта эш эзлим. Миңа эш белән тәэмин итү үзәге яңа эш урыны табуда ярдәм итә аламы?

Җавап: Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнар нигезендә гражданнарга эш эзләүдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәм итергә тиеш. Әлеге үзәкләрнең адресы һәм эш режимы Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында Министрлык карамагындагы учреждениеләр – Эш белән тәэмин итү үзәкләре бүлегендә беркетелгән.

Оешмалар һәм предприятиеләрдәге вакантлы эш урыннары турында мәгълүматны “Россиядә эш” (www.trudvsem.ru) мәгълүмат порталында карый аласыз.

 

Сорау: Минималь хезмәт хакы, яшәү өчен кирәк булган минимум артуы билгеле. Шул исәпле эшсезлек буенча пособие күләме дә артачакмы?

Җавап: Россия Федерациясенең “Халыкны эш белән тәэмин итү” Законының 33 нче мәтдасе нигезендә эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләме ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. 08.12.2016 елның 1326 № Россия Федерациясе карары нигезендә 2017 елга эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 850 сум, максималь күләме 4900 сумны тәшкил итә.

 

Сорау: Бала өчен айлык пособиене рәсмиләштергәндә керемнәр турында белешмәләрне нинди вакыт аралыгында тапшырырга кирәк?

Җавап: гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләү тәртибе 10.09.2016 елның 625№ Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары белән расланган. Аның нигезендә гаиләнең җан башына уртача кереме календарьнең соңгы алты ай дәвамында билгеләнә.

 

Сорау: Социаль ярдәм хезмәте белән файдалану өчен документлар исемлеге белән кайда танышырга мөмкин?

Җавап: Социаль ярдәм күрсәтү чаралары һәм кирәкле документлар исемлеге турында мәгълүмат белән социаль яклау учреждениеләре стендында, шулай ук Татарстан Республикасының uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү рәсми порталында танышырга була.

 

Сорау: Мин пенсионер, эш бирүче үз теләгем белән хезмәттән азат ителергә таләп итә.

Җавап: Россия Федерациясе Хезмәт кодексы (алга таба - РФ ХК) нигезендә пенсия яшенә җитү хезмәткәрне эштән азат итәргә сәбәп булып тормый.

Беркем дә хезмәт хокуклары белән чикләнә алмый һәм раса, тир төсе, милләт, тел, милек, гаилә, яшәү урыны, дин, караш, яшьтән карап нинди дә булса өстенлекләргә ия түгел. Россия Федерациясе Югары Суд Пленумы 17.03.2004 елның “Россия Федерациясе судлар тарафыннан Хезмәт кодексын куллану турында” Карарының 22 нче пункты нигезендә “хезмәткәрнең инициативасы буенча хезмәт килешүен өзү турында бәхәсләрне тикшергәндә, судларга түбәндәгене күздә тотарга кирәк: хезмәткәрнең инициативасы буенча хезмәт килешүен өзү аның гаризаны ирекле тапшырган очракта гына башкарылырга мөмкин. Әгәр дәгъвачы эштән азат ителүне эш бирүче үзе мәҗбүр иткән дип расласа, бу шарт суд тарафыннан кичермәячәк тикшерелергә тиеш булачак, ә раслау бурычы хезмәткәрнең үзенә йөкләнәчәк.

Шунысын да әйтергә кирәк, эштән азат ителгән очракта, сез судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. РФ ХКның 391 маддәсе нигезендә судларда шәхси хезмәт бәхәсләре карала.

Шулай ук, хезмәткәрләр санын киметү яки штат кыскарту чаралары үткәрелгән вакытта (РФ Хезмәт Кодексының 81 маддәсе нигезендә) эш бирүче хезмәткәргә башка эш урыны (вакантлы вазифа) тәкъдим итәргә тиеш.

Оешма юкка чыгарылган яки штат кыскартылган очракта, хезмәткәргә бер айлык уртача хезмәт хакы күләмендә пособие (акчалата ярдәм) түләнелә. Шулай ук бу хезмәткәргә башка эшкә урнашканчыга кадәр (2 ай дәвамында) уртача айлык хезмәт хакы күләмендә акча билгеләнә. Оешма бетү белән бәйле рәвештә хезмәткәрләрнең санын яки штат санын кыскарту турында эш бирүче ике ай алдан хәбәр итәргә тиеш.

 

Сорау: Шәхси эшмәкәргә эшкә урнаштым, эш бирүче эшкә кабул итүне рәсмиләштермәде. Мин анда эшләгәнне ничек исбатларга?

Җавап: Әгәр сез һәм сезнең эш бирүче арасындагы хезмәт мөнәсәбәтләре тиешенчә рәсмиләштерелмәгән икән, сезгә эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләре фактын кую сорала.

Эшкә кабул итүнең фактик рөхсәт мәсьәләсен раслау суд тәртибендә башкарыла. Моның өчен хезмәткәр Россия Федерациясенең граждан процессуаль кодексының 55 нче маддәсе нигезендә теләсә нинди хакыйкый мәгълүматлар тапшырырга тиеш була.

Хезмәт хокукларын торгызу максатыннан хезмәткәр судка мөрәҗәгать итә ала.

 

Сорау: 1,5 яшькә кадәрге бала тәрбияләгән әниләргә нинди социаль ярдәмнәр күрсәтелә? Моның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә була?

Җавап: Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре түләү системасы “Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре түләү” Федераль законы нигезендә билгеләнә.

1,5 яшькә (яшь ярымга) кадәрге бала тәрбияләгән әниләргә айлык пособие яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәге тарафыннан түләнелә.

Пособие күләме ел саен индексацияләнә. 2017 елның 1 нче февраленнән алып айлык пособие түбәндәге күләмнәрдә бирелә:

– беренче бала караган һәм тәрбияләгән очракта пособиенең минималь күләме 3 065,68 сумны тәшкил итә, икенче балага исә 6 131,37 сум күләмендә бирелә;

– декрет ял вакытында яисә оешма таралу сәбәпле эштән азат ителгән затларга максималь пособие күләме 12 262, 76 сумны тәшкил итә.

 

Сорау: “Хезмәт Ветераны” исеме кемгә бирелә?

“Ветераннар турында” Федераль законның 7нче маддәсе нигезендә хезмәт ветераннары булып түбәндәге затлар санала:

1) “Хезмәт ветераны” таныклыгы булганнар;

2) балигъ булмаган яшьтән хезмәт юлын Бөек Ватан сугышы чорында башлап, ир-ат өчен кимендә 40, хатын-кызларга 35 ел хезмәт стажы булган затлар;

3) орденнар яисә медальләр белән бүләкләнүчеләр, СССР яки Россия Федерациясенең мактаулы исемнәренә лаек булып, пенсия билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажы булганнар;

4) хезмәттә казанышлары өчен ведомство билгеләре белән бүләкләнүче, пенсия билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажын булдыручылар;

“Хезмәт Ветераны” исемен биргәндә, эштәге казанышлары өчен дәүләт идарә хакимияте һәм СССР, РСФСР, Россия Федерациясендә катнашучы (катнашкан) дәүләт эшләрен гамәлгә ашыручы органнар билгеләре белән бүләкләнүчеләр дә кабул ителә.

Хезмәт ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү чаралары Татарстан Республикасының 63 нче номерлы “Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында” Законы белән билгеләнә.

Әлеге Закон нигезендә хезмәт ветераннарына уртача айлык кереме 20 мең сумнан да артмаган очракта, түбәндәге социаль ярдәм чаралары күрсәтелә:

– айлык акчалата түләү (2017 елда ул 448 сумны тәшкил итә);

– торак өчен түләүгә чыгымнарыннан 50 % күләмендә субсидия түләү. Әлеге субсидия милек формасына карамастан, торак фондында торучы затларга бирелә;

– коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарыннан 50 % күләмендә субсидия түләү. Әлеге субсидия торак фонды төренә карамастан бирелә.

– телефон абонентының линия челтәре өчен түләүгә чыгымнарыннан 50 % күләмендә субсидия түләү;

– бушлай теш протезларын эшләү һәм ремонтлау, ишетү-тыңлау протезлары ясау;

Моннан тыш, хезмәт ветераннарына шәһәр яны су транспорты һәм тимер юл транспортында йөрү бәясеннән 50% ташламалар каралган.

 

Сорау: Нинди категория гражданнар “Хәрби хезмәткәрләрне акчалата тәэмин итү һәм аерым түләүләр билгеләү" Федераль законның 9, 10 һәм 13 статьялары нигезендә билгеләнгән айлык акчалата компенсациягә хокуклы?

Җавап: Айлык акчалата компенсация түбәндәгеләргә билгеләнә:

ә) хәрби хезмәт узучы хәрби җыеннарга алынган хәрби хезмәткәрләр яки гражданнарның хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә алынган инвалидлыгы булганнар;

б) хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган яисә вафат булган хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзаларына;

в) хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзаларына.

Айлык акчалата компенсация түләү тәртибен һәм шартларын билгеләү Россия Федерациясе “Федераль законның 9, 10 һәм 13 өлешләре белән билгеләнгән финанс ярдәм күрсәтү һәм айлык акчалата компенсация түләү” Хөкүмәтенең карары нигезендә билгеләнгән.

 

Сорау: Инвалидларга нинди социаль ярдәмнәр күрсәтелә?

Җавап: “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль закон нигезендә инвалидларга түбәндәге социаль ярдәмнәр каралган:

– айлык акчалата түләү (Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль идарәсендә билгеләнә);

– 50 процент күләмендә субсидия-ташламалар:

– наемга һәм торак бинаны тоткан өчен түләүгә, бу шулай ук, үз эченә күп фатирлы йорт белән идарә итү өчен хезмәткә, гомуми күпфатирлы йортка ремонт ясауны да ала;

– гомуми күпфатирлы йортта торып, салкын, кайнар су, электр энергиясе, җылылык өчен түләүгә;

– коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә

Субсидияләр-ташламалар бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының “Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар турында” карары нигезендә билгеләнгән. Әлеге карар нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар алырга хокуклы гражданнар Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең бүлегенә түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:

– субсидия-ташламалар алу өчен гариза;

– законнар нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә социаль ярдәм күрсәтү чараларына хокуклы гражданнарның вәкаләтләрен раслаучы документларның күчермәләре.

Инвалидны индивидуаль тернәкләндерү яки абилитации программасы нигезендә, инвалидларга бушлай техник тернәкләндерү чаралары каралган.

Моннан тыш, инвалидларга өстәмә бушлай медицина ярдәме, бушлай шифаханә-курортта дәвалану, дәвалану урынына бару өчен транспортта бушлай йөрү, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү ташламалары каралган.

 

Сорау: Татарстан Республикасы uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында электрон аша нинди социаль ярдәм чаралары алырга була?

Җавап: Татарстан Республикасы uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында түбәндәге социаль ярдәм чаралары алырга була:

– дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләүгә компенсация;

– балага айлык пособие;

– балигъ булган эшкә яраклы һәм балигъ булмаган пенсионерларга транспортта йөрү өчен акчалата түләү;

– торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә субсидия;

–18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә 6 яшькә кадәр балага дару алу өчен субсидия;

– инвалидларга торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр.

Электрон заявканы түбәндәге социаль ярдәм чараларына бирергә була: 1,5 яшькә кадәрге баланы тәрбияләгән өчен айлык пособие, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия, бала туганда бер мәртәбә бирелә торган пособие билгеләү.

 

Сорау: Дәүләт социаль ярдәме алырга кем хокуклы?

Җавап: “Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә дәүләт социаль ярдәме түбәндәге затларга күрсәтелә:

– җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләр һәм аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга;

– авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга (шул исәптән якын туганы (тормыш иптәше, әти-әнисе, баласы) авыруы сәбәпле кыйммәтле дарулар яки медицина әйберләре сатып аларга мәҗбүр булганнар; янгын, су басулар яки башка табигать афәте зыян салган өчракта)

 

Сорау: Дәүләт социаль ярдәме алырга нинди документлар тапшырырга кирәк?

Җавап: дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән граждан паспорт яки башка шәхесен таныклаучы документ тапшырырга тиеш, шулай ук керемнәре турында белешмәләр туплаган документлар да сорала.

Авыр тормыш хәле сәбәпле дәүләт социаль ярдәме алган очракта, түбәндәге документ тапшыру сорала: гаилә яки ялгыз яшәүче гражданның авыр тормыш хәлен раслаучы документ.

 

Сорау: Дәүләт социаль ярдәме контракт нигезендә башкарылган дәүләт социаль ярдәменнән нәрсә белән аерылып тора?

Җавап: социаль контракт нигезендә башкарылган дәүләт социаль ярдәмен билгеләгән очракта социаль контрактка социаль адаптация программасы кушымта итеп бирелә.

Социаль адаптация программасында социаль адаптация буенча чаралар, аларны башкару вакыты күрсәтелә. Шул исәптән актив эш эзләү, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү, авыр тормыш хәлен җиңеп чыгарга юнәлдерелгән башка социаль адаптация чаралары.

Социаль контракт якларның хокуклары һәм бурычларын билгели, шул исәптән гражданинның тулы күләмдә гаиләнең социаль адаптация программасын үтәү бурычы, социаль хезмәткәр белән үзара бәйләнештә булуын.

 

Сорау: Гражданнарны эшкә урнаштырганда эш бирүчеләргә стимул бирүче нинди программалар бар?

Җавап: "2014-2020 елларга халыкны эш белән тәэмин итү” Дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасында түбәндәге чаралар гамәлгә ашырыла:

– мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары җиһазлау (җиһазландыру). Әлеге категория гражданнарга эш тәкъдим иткән эш бирүчеләргә җиһазлар сатып алу, монтажлау һәм урнаштыру өчен компенсация түләнелә.

– инвалид бала тәрбияләүче, күп балалы ата-аналар өчен эш урыннары булдыру. Әлеге категория гражданнарга эш тәкъдим иткән эш бирүчеләргә җиһазлар сатып алу, монтажлау һәм урнаштыру өчен компенсация түләнелә.

– белем бирү оешмаларын тәмамлаучы затларны эшкә урнаштырганда эш бирүчеләргә дәүләт финанс ярдәме күрсәтелә.

 

Сорау: Каникул вакытында яки укудан буш вакыттан эшкә урнашырга теләгән яшүсмер кая мөрәҗәгать итә ала?

Җавап: Каникул вакытында яки укудан буш вакыттан эшкә урнашырга теләгән яшүсмер яшәү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

РФ Хезмәт кодексының 63 статьясы нигезендә җәйге каникул һәм укудан буш вакытта ата-ана ризалыгы белән 14 яше тулган укучы эшкә урнаша ала.

Эшкә урнашканда өстенлекле хокуклар белән ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яшүсмерләр, тәрбия колонияләреннән азат ителгән, "риск төркеменә" караучы башка яшүсмерләр файдалана.

 

Сорау: Эш белән тәэмин итү үзәкләре юнәлеше буенча эшкә урнашкан мәктәп укучылары нинди күләмдә хезмәт хакы ала?

Җавап: Балигъ булмаганнарга хезмәт хакы түләү гамәлдәге законнар нигезендә башкарыла.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре аша эшкә урнашкан яшүсмерләргә вакытлы эшләрдә катнашкан өчен матди ярдәм түләнә, ул кредит оешмаларында ачылган шәхси счетларга күчерелә.

 

Сорау: Инвалид балалары булган ата-аналар социаль тернәкләндерү хезмәтләре алу өчен кая мөрәҗәгать итә ала? Татарстан Республикасыннан читтә әлеге хезмәтләр түләнәме?

“Татарстан Республикасында стационар формада социаль хезмәт күрсәтү тәртибен раслау турында” һәм “Татарстан Республикасында стационарярым формада социаль хезмәт күрсәтү тәртибен раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары нигезендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә социаль хезмәт күрсәтү чаралары 30 эш көн дәвамында исәпләп чыгарыла.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 13 дәүләт мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре эшли. Социаль хезмәт алучыларга социаль хезмәт белән тәэмин итүчене сайлау мөмкинлеге бирелә. Татарстан Республикасында социаль хезмәт белән тәэмин итүчеләрнең реестры ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының http://mtsz.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырылган.

 

Сорау: Ни өчен коляскаларда йөрүче инвалидлар яшәгән торак йортларда пандуслар "СНиП 35-01-2001” таләпләренә туры килми? Инвалидларның торак биналарын тикшерү буенча кая мөрәҗәгать итәргә була?

Җавап: СП 35-102-2001 проектлау һәм төзү буенча кагыйдәләр җыелмасының 4.3 пункты нигезендә, күпләп торак төзү өчен ким дигәндә инвалидка кресло-коляскада бинага керү урыныннан алып аның фатирына кадәр хәрәкәт шартларын тәэмин итү каралган. Өстәвенә, пандуслардан тыш, аны алыштыра аларлык җихазлар кулланырга киңәш ителә.

Әлеге төзелеш «Татинвестгражданпроектом» ДУП һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм расланган.

 

Соңгы яңарту: 13 март 2017, 9:46
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования