Гафаров Марат Ринат
улы
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
БИОГРАФИЯ
1977 елның 22 апрель көнендә Яшел Үзән районы Карашам авылында туган. Казан финанс-икътисад институтын “икътисадчы” квалификациясе буенча (1998), Казан (Идел буе) федераль университетын “эшлекле идарә итү остасы” программасы буенча (2013), Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен “Дәүләт һәм иҗтимагый сәясәт" (2014 ел) программасы буенча тәмамлаган.

1993 елда Яшел Үзән шәһәре, ЗПО "Серго исемендәге Завод"та өченче разрядлы такелажчы.
1997–1999 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының гомуми бүлек белгече.
1999–2003 елларда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының әйдәп баручы референты.
2004–2005 елларда икътисад мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Норлат районы башлыгы урынбасары.
2006 елда Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе.
2006–2009 елларда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының оештыру бүлеге баш референты, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе.
2009–2010 елларда Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
2010 елдан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе.

2014 елның 31 нче декабреннән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары.

Беренче класслы муниципалитет киңәшчесе.
Икътисад фәннәре кандидаты (2002).

“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” (2008 ел), “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” (2014), Россия Федерациясе оборона Министрлыгының “Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен” (2013), “Бөтенроссия халык санын алуда казанышлары өчен” (2012) медальләр белән бүләкләнгән.
Министрлар Кабинетының рәхмәт хатына (2005), Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы мактау грамотасына (2013), Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы (2013), Татарстан Республикасы эчке эшләр Министрлыгы (2014) һәм Балык Бистәсе муниципаль районы рәхмәт хатына (2011) ия. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән (2013).
Социаль партнерлыкны үстерү һәм Профсоюзга устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәткәне өчен мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2015 ел)

Өйләнгән, ике бала үстерә.
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования