Зарипова Эльмира Әмир
кызы
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
+7 (843) 557-20-01 (приемная)
Факс:
+7 (843) 557-20-01
E-Mail:
Elmira.Zaripova@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Белеме:
1996 елда Казан дәүләт университетын “Тарих” белгечлеге буенча тәмамлый.
2002 елда Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый, белгечлеге “Дәүләт һәм муниципаль җитәкчелек”.
2011 елда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясен тәмамлый, белгечлеге “Юриспруденция”.

Хезмәт эшчәнлеге:
1994 елда Казан шәһәренең 126 нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы
1996-1998 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры референты, Казан
1998-1999 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты кече фәнни хезмәткәре, Казан
1999-2000 елларда Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре администрациясендә әйдәп баручы белгеч, Яшел Үзән ш.
2000-2001 елларда Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре администрациясендә бүлек җитәкчесе, Яшел Үзән ш.
2001-2005 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Аппаратында социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары, Казан
2005-2007 елларда Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары, Казан
2007-2008 елларда Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Казан
2008-2014 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, Казан
2014 елның 6 октябреннән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры итеп билгеләнә

Гыйльми дәрәҗәләре:
10.02.2009 ел – педагогия фәннәре кандидаты.

Бүләкләре:
“Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале (2005)
"Россия Федерациясе Пенсия фондына 20 ел " истәлек билгесе (2010)
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының мактау грамотасы (2010)
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының II дәрәҗә “Тырышлык өчен” медале (2011)
“2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен” медале (2012)
"Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре" мактаулы исеме (2014)
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының “Булышлык өчен” көмеш медале (2014)
Татарстан Республикасы финанс министрлыгының рәхмәт хаты (2017)
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International