Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең һөнәри юнәлеш бирүче проектларын гамәлгә ашыру

2018 елда “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру” ярдәмче программасының  “Киләчәк 7 елга Татарстан Республикасы икътисад үсешенең өстенлекле юнәлешләренә туры килгән ихтыяҗы зур булган һөнәрләр буенча гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча чараларны оештыру һәм уздыру” 2.5 п. чаралар кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең һөнәри юнәлеш бирүче проектлары сайлап алыначак.

Һөнәри юнәлеш бирүче проект халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрнең конкрет эш бирүчеләр, профессиональ белем бирү оешмалары, дәүләт хакимияте башкарма органнары, муниципаль берәмлекләр белән үзара бәйләнешен күздә тота.

2018 елда проектларны сайлауның төп критериясе булып инвалид балалар һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар, аз тәэмин ителгән, күп балалы, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балалар арасыннан яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар булуы тора.

Проектларны карау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан аеруча җентекләп эшләнгән проектлар тормышка ашыру һәм тиешле финанслау өчен сайлап алыначак.

Барлыгы Проектларны гамәлгә ашыру өчен 2018 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 5,000 мең сум күләмендә акча җибәреләчәк.

Соңгы яңарту: 20 февраль 2018, 10:49

Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования