Татарстан Республикасында иртә ярдәм күрсәтүне үстерү

Максат – ведомствоара нигездә иртә ярдәм итү, иртә хокук бозуларны ачыклау, балаларның оптималь үсеше һәм адаптациясе, гаилә һәм баланың җәмгыятьтә интеграцияләү, физик һәм психик сәламәтлекне ныгыту, максатчан төркем балалар өчен белем бирү мөмкинлеген күтәрү буенча хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

1. Иртә ярдәм күрсәтү буенча хокукый нигезләр булдыру;

2. иртә ярдәм күрсәтү системасын булдыру һәм эшләтүне миетодик тәэмин итү;

3. баланының тумыштан һәм алынган үсешендә булган бозуларны иртә ачыклау технологияләрен гамәлгә ашыру;

4. максатчан төркем балалар һәм аларның гаиләсе өчен иртә ярдәм күрсәтү кирәкле хезмәтләр тулы спектры белән тәэмин итү;

5. иртә ярдәм күрсәтүче белгечләрнең квалификация дәрәҗәсен даими арттыруны тәэмин итү;

6. иртә ярдәм күрсәтү программасына кертелгән балаларның төбәк мәгълүмат базасын булдыру;

7. максатчан төркем балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм итүне мониторинглауны оештыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Программаның чараларын гамәлгә ашыру 2020 елда түбәндәге арттыруларга китерәчәк:

– активлык чикләүләре белдерелгән максатчан төркем балалар өлеше һәм (яки) табигый тормыш вәзгыятенә җәлеп ителүен арттыру, 80% ка кадәр;

– иртә ярдәм күрсәтү программаларын гамәлгә ашыруда катнашкан максатчан төркем балаларның әти-әниләр өлеше100 процентка кадәр;

– иртә ярдәм күрсәтү ысуллары һәм технологияләренә өйрәнгән, иртә ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшләүче белгечләр өлеше 100 процентка кадәр;

2017 елда:

20.06.2017 1352-р номерлы ТР Министрлар кабинеты күрсәтмәсе белән ТРда иртә ярдәм күрсәтү системасын үстерү буенча ведомствоара эш төркеме оештырылды, РФдә иртә ярдәм күрсәтү Концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы расланды.

2018 елда сәламәтлек саклау һәм мәгариф органнары белән берлектә түбәндәгеләр булачак:

–иртә ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган балаларны ачыклау механизмы;

– мәгълүматлар базасы булдырылачак;

– иртә ярдәм күрсәтү буенча ведомство карамагындагы оешмаларның белгечләре өчен методик һәм практик тәкъдимнәр эшләнәчәк;

– максатчан төркем балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләүдә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үрнәк программасы эшләнәчәк.

Соңгы яңарту: 20 февраль 2018, 10:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования