"Ватан Геройлары" Идел Буе федераль округының иҗтимагый проекты

Проектның максаты:

Идел Буе федераль округының «Ватан Геройлары» Проекты Ватанны саклаучылар, батырлар вакыйгаларында катнашучыларның төрле категориясенә ярдәм итү буенча системалы эш оештыру максатыннан чыгып үткәрелә.

Бурычлар:

– Ватанны саклаучылар хәтерен саклауны оештыру;

– Ватанны саклаучылар исемен мәңгеләштерү өлешендә законнар үтәлешен контролда тоту;

– Ватанны саклаучылар, героик вакыйгаларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләрнең, хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләренең туганнары өчен социаль шартлар булдыру;

– Ватанны саклаучылар батырлыгын мисалга китереп, яшьләр белән патриотик эш оештыру;

– яшьләр арасында патриотик кыйммәтләрне формалаштыру.

Проект программасы:

Проект “Ватан Керойлары Көне”ндә 9 декабрь көнне нәтиҗәләр ясап, ел дәвамында гамәлгә ашырыла.

«Ватан Геройлары» Проекты кысаларында 2 номинация тормышка ашырыла:

1.Иң яхшы төбәкләр “Ватанны саклаучылар хәтерен саклауны оештыру өлешендә тулы рәвештә законны үтәү” номинациясендә билгеләнә (I, II һәм III дәрәҗә дипломнары тапшырыла).

2. Гомуми белем бирү оешмалары яисә Идел Буе федераль округы төбәкләренең урта һөнәри белем бирү оешмаларының иң яхшы музейлары “Ватанны саклаучылар хәтерен саклауга багышланган иң яхшы музей” номинациясендә билгеләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования