Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алуга хокукы булган гражданнар категориясе

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алуга хокукы булган гражданнар категориясе һәм мондый ярдәм күрсәтү очраклары:

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алуга түбәндәге категория гражданнар ия:

1) Россия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасында билгеләнгән гаиләләрнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гражданнар, яисә керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнар (алга таба - аз керемле гражданнар);

2) I һәм II төркем инвалидлар;

3) Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, , Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары;

4) инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре;

5) "Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү турында" 1995 елдагы 2 августының 122-ФЗ номерлы федераль законы нигезендә бушлай юридик ярдәм алуга хокуклы гражданнар;

6) балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау системасы учреждениеләре карамагындагы балигъ булмаганнар, иректән мәхрүм итү урыннарында җәзалау срогын тутыручы балигъ булмаганнар;

7) "Психиатрик ярдәм күрсәтү һәм аны күрсәткәндә гражданнарның хокуклары турында" 1992 елдагы 2 июленең 3185-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклы гражданнар;

8) суд тарафыннан эшкә яраксыз дип танылган гражданнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, әгәр алар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мөрәҗәгать итсәләр;

8.1) гадәттән тыш хәлләр аркасында зыян күргән гражданнар;

9) түләүсез юридик ярдәм федераль закон һәм 73-ТРЗ Закон кысаларында бирелгән гражданнар.

Соңгы яңарту: 27 июнь 2019, 11:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования