ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре 2019 нчы елның беренче яртыеллыгында басма матбугатка язылу кампаниясенә кушылды. Коллектив мобиль почта хезмәтеннән файдаланды.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерүр үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Газетадан торбачыклар  үрү” буенча мастер – класс үткәрде.

Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында бакча уңышына багышланган фотокүргәзмә узды.


10
октябрь 2018 ел.
чәршәмбе

Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

8-12 октябрь көннәрендә Дәүләт Думасында "WorldSkills Russia: Яшь профессионаллар" дигән тематик күргәзмә уза. Чараны Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты оештыра.

Инвалид балалар иң кимсенүчән категория кешеләрнең берсе булып торалар. Үсеше үзенчәлекле балаларны тәрбияләү гаилә әгъзалары өчен авыр сынау. Психологлар фикеренчә, әти-әниләрнең даими киеренке халәттә булуы, гаиләнең таркалуына китерүче  сәбәпләрнең берсе булып тора.

Бүген Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече "Мастер-профи уку үзәге" психологлары белән берлектә мөмкинлекләре чикле гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт хезмәте күрсәтте.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән  эшсезләр саны 903 кеше, бу узган хисап датасына караганда 14 кешегә кимрәк.

2018 нче елның 9 октябренә республикада 9 915 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Зәй районы социаль яклау бүлеге тарафыннан район үсеше өчен өлеш керткән мөхтәрәм затлар һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования