ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Лениногорск политехник колледжның Гагарин урамында урнашкан бинасында эш урыннары ярминкәсе узды, ул Халыкара инвалидлар көненә багышланды.

2018 елның 7 декабрендә 13 сәгать 15 минутта Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә эш белән тәэмин итүчеләр өчен инвалидларны эшкә урнаштыру өчен 2019 елга билгеләнгән квоталарга кагылышлы  мәсьәләләр буенча киңәшмә узачак.

 

Бүген Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советы булып узды.

6 декабрь көнне Зәй шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чара инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелде һәм биш дистәгә якын кешене җыйды.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Кама Тамагы муниципаль районының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтер Наталья Яранова белән берлектә балалар һәм аларның ата-аналары арасында  мастер-класс үткәрделәр.

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә киләчәк тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле барлык күнекмәләр дә әтрафлы итеп өйрәтелә.

Яр Чаллының  "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар "Энергетик" мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Без бергә!" дигән хәйрия ярминкәсендә катнашты һәм бәйрәм концерты карады.

Питрәч муниципаль районы "Забота" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Киселева Валентина һәм Зәйнетдинова Әминә инвалидлар ункөнлеге кысаларында төрле төстәге камырдан эшләнмәләр ясау буенча төркемле дәрес үткәрде.

 Нурлат халык мәшгүльлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән гаражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәрелде.

2018 елның 12 декабрендә "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования