ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь 2018 ел.
чәршәмбе

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Күңелле кешеләр” дигән аппликация дәресе оештырылды.

Бүген Лесхоз интернат-йорты педагогы И.Вәлиева биредә яшәүче әби-бабайлар белән фототерапия уздырды.

 

13 ноябрь көнне Татарстан  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы "Солнечный" тернәкләндерү үзәге һәм "Здравушка" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге  Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды.

Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге  өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында ачылган  "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"ндә 14 ноябрь көнне инсульт кичергән гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча  дәресләр узды.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаилә урнаштыру үзәгендә тәрбияләнүчеләр экскурсиядә булды.

2018 нче елның 13 ноябренә республикада 9 978 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 86 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча Түбән Камада  896  кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 53 кешегә кимрәк. 

Кичә Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль яклау, прокуратура, суд приставлары хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча гражданнар кабул иттеләр.

13 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы Раифа авыл җирлеге башкарма комитетында булды.

Бүген Буа муниципаль районының социаль яклау бүлегендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Консилиум төркеменә социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең, опека органнарының, мәдәният бүлегенең җаваплы белгечләре керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования