ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары үз күзаллауларын киңәйтүне, яңа кызыклы һөнәрләр турында белүне дәвам итәләр.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре сулыкларда һәм алар янында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан ата-аналар белән профилактик эш оештырды.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында 25 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар Үзәк балалар модель китапханәсендә булдылар.


22
март, 2024 ел
җомга

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Наталья яши. Анда Даун синдромы. Кызны балачактан әбисе тәрбияли, ә аннары аңа интернат-йортка күченергә туры килә. Интернатта 11 ел эчендә ул күп нәрсәгә өйрәнгән: көнкүреш техникасын, гаджетларны кулланырга, ашарга пешерергә. Наталья игелек, намуслылык һәм өлкәннәргә карата хөрмәт кебек сыйфатларын да югалтмаган.

Экскурсия 19 мартта, гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында ярдәм алган «Өйдәге ярдәмче» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында узды.

Мартта Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстандагы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча стажировка мәйданчыгы оештырылды. Мәйданчык программасы – «Өйдә когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге кешеләр белән социаль эш практикасы».

«Демография» милли проекты кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Карау мәктәбе» стационарны алмаштыру технологиясе уңышлы тормышка ашырыла. Бүгенге көндә ул аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өй шартларында сыйфатлы карауны тәэмин итүнең мөһим коралы булып тора.

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү кысаларында 21 мартта Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучының балалар белән очрашуы узды. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны социаль тернәкләндерү максатларында инде күп еллар гарденотерапия уңышлы кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләрнең хезмәт мөмкинлекләрен куллану буенча чаралар үткәрү аларның когнитив функцияләрен саклауга һәм вак моториканы үстерүгә ярдәм итә.

Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре белән дөньяны үзгәрткән ачышлар дөньясына сәяхәт уены үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International