ЯҢАЛЫКЛАР


21
май 2018 ел.
дүшәмбе

Бөгелмәнең “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Юлия Ишкова «Театр - All Inclusive» физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган балалар театраль студиясе республика фестивалендә катнашты.

Чаллының эш белән тәэмин итү һәм һөнәри белем үзәге инспекторы Светлана Бахмутова үзара хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә 21 май көнне профориентация буенча консультация уздырды.

Алабуга районының «Доверие» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Тату гаилә» федераль партия проекты уңаеннан «Тату гаилә - уңышлы киләчәк гарантиясе» дип аталган муниципаль форумда катнашты.

Май бәйрәмнәре шаулап узып китте. Чаллының “Ышаныч” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге сугыш ветераннарын бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә гадәти вакытта да искә ала, хөрмәтли.

«Астра» тернәкләндерү үзәгендә  «Бу искиткеч хайваннар» дип исемләнгән «Могҗизалар кыры» уены үтте.

20 майда Красный Бор авылы мәдәният йортында, «Ласка» приюты карамагындагы балалар «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, «Петрушкада кунакта» дигән премьерга курчак спектакле күрсәтте.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җирле үзидарә, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым дәүләт органнары белән берлектә хезмәт хокуклары, эш хакының тулы түләнүе буенча хезмәттәшлекне дәвам итә.

24 майда 10:00 сәгатьтә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгендә «Вакансияләр ярминкәсе» үткәрелә. Анда дүрт оешма: «Домкор Индустрия» ҖЧШ,  «Славица» туңдырма фабрикасы,  «Эссен Продакшен АГ» АҖ,  «КАМАЗ»ның кою заводы вәкилләре катнаша.

Интернет кеше тормышында мөһим роль уйный. Өлкәннәр аны эш өчен кулланса, яшүсмерләр виртуаль уеннар, дуслары белән аралашу, музыка, фильмнар эзләүдә файдалана.

                                        

2018 елның 17 маенда Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортына хөрмəтле волонтер һəм хəйрияче Зиатдинов Рəшид Зəйнетдин улы килеп китте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования