ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның гаилә әгъзалары талантлы якташлары, шагыйрь, рәссам Хәмит Латыйпов белән очраштылар.

Укучыларны киләчәк һөнәр сайлауга әзерләү максатыннан 16 апрельдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Һөнәр алу юллары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Анда 14 балигъ булмаган бала катнашты.

Санитар культураны күтәрү, авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше турында белем тарату максатларында Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Түбән Кама филиалының гомуми гигиена буенча табибы Гөлназ Сатдарова Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре белән укулар үткәрде.


17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

8 нче апрельдән 15 нче апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге «Тернәкләндерүдә Халыкара эшчәнлек, тормыш эшчәнлеге һәм сәламәтлек чикләүләре классификациясен куллану» программасы буенча укыту семинары оештырды. Чараны 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Резеда Бодрова ярдәме белән үткәрделәр.

15 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан Республикасында беренче тапкыр Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионатның региональ этабы кысаларында авыр һәм күп төрле үсеш тайпылышлары, шул исәптән интеллектуаль тайпылышлары булган затлар өчен Мөмкинлекләр фестивале узачак.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең иҗади остаханәсендә борынгы технология буенча мамык уенчыклар ясау буенча мастер-класс узды. Чараны социаль адаптация буенча белгеч үткәрде.

III Бөтенроссия мәшгульлек өлкәсендә һөнәри осталык конкурсы башланды. Төбәк мәшгульлек хезмәтләре өч номинациядә ярышачак: «Мәшгульлек үзәгенең иң яхшы белгече», «Россиянең иң яхшы мәшгульлек үзәге», «Иң яхшы проект».

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Туган як» акциясе яхшы традициягә әверелде. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә, аларга мәхәббәт, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү дәресләре даими үткәрелә. Белгечләр моның өчен төрле технологияләр кулланалар.

1 апрельдән Алабугада шәһәрне җыештыру буенча икеайлык уза. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International