ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2024 ел
җомга

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Наталия Кудряшова хезмәттәшләре белән «Эмоциональ яну синдромын профилактикалау» дигән тренинг үткәрде. Ул психологик сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Май чабу атнасы дәвам итә.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар белән хокукый тәрбия бирүне оештыруга юнәлдерелгән дәрес үткәрделәр.

2023 елдан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2 төркем инвалид, пенсионер Гүзәл Газиз кызына хезмәтләр күрсәтелә. Ул озак вакыт карау системасы кысаларында хезмәтләр ала.

13 март көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» технологиясе буенча дәрес үткәрде. Чарада көндезге тору төркеменең социаль хезмәтләрен алучылары катнашты.


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән 15 мартта, Җиңү көне алдыннан, «Геройга исемен кайтар» Бөтенроссия акциясе яңадан старт ала. Катнашуга мәктәп укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, студентлар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре һәм битараф булмаган татарстанлылар чакырыла.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Социаль хезмәтләр алучыларның кул моторикасын торгызу чарасы буларак чүлмәкче остаханәсе» стажировка мәйданчыгы эшли башлады. 

Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре өчен Скандинавия йөреше буенча мастер-класслар үткәрелә.

13 мартта Минзәлә районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова килде.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова «Финанс мошенниклыгы» дигән түгәрәк өстәл үткәрде. Чарага ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының әйдәп баручы белгече Гүзәл Гайнуллина һәм ТР Кулланучылар күзәтчелеге территориаль органы белгече Вера Петрова чакырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International