ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россиядә Гаилә елын ачу тантанасы булды. Традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу максатыннан, Әлмәт шәһәренең хатын-кызлар клубы һәм «Ангел» социаль-психологик үзәге волонтерлары «Гаилә – бөек могҗиза» исемле хәйрия концерты үткәрделәр.

9 апрельдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Чарага Татарстанның төрле почмакларыннан социаль учреждениеләр вәкилләре җыелды. Очрашуның төп темасы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң актуаль һәм күпкырлы темаларның берсе – иртә ярдәм булды.

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре стажировка мәйданчыгының чираттагы утырышын үткәрде. «Биеклек» яшьләр үзәге базасында комплекслы үзәкләр вәкилләре җыелды. «Кабат хокук бозуларны профилактикалау. Үз составында ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза чараларына хөкем ителгән балигъ булмаган балалары булган гаиләләр белән эшләү» темасы буенча фикер алыштылар.

Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегенә һәр заезд Гаилә елына багышланган «Картлык шатлык китерсен өчен» музыкаль-күңел ачу чарасы уздырыла.

Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Минем гаилә альбомым нәрсә сөйләде?» дигән чара үткәрделәр. Ул Россиядә Гаилә елы кысаларында оештырылды.

Татарстан Республикасы Рәисенең «2024 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2024 елның 8 февралендәге 94 номерлы указы нигезендә 10 апрель – Ураза бәйрәменең беренче көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Бүген Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә санитар-гигиена минимумы буенча лекцияләр узды. Үзәк белгечләре һәм чакырылган кунаклар йогышлы авырулар таралуны кисәтү белән бәйле җитди һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Гаиләдә дини традицияләрнең һәм кыйммәтләрнең роле» дигән темага фикер алышу үткәрделәр.

Гаилә елы кысаларында Татарстанның Югары Ослан районында яшәүче һәм авыр тормыш хәлендә булган балалары булган 15 гаиләгә «Игелекле кешеләр» волонтерлар төркеме атна саен азык-төлек китерде. Хәйрия акциясе Рамазан ае хөрмәтенә үткәрелә.

Быел Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы 12 апрельдә узачак. Төбәк этабы чаралары бер үк вакытта бөтен республика буенча 46 мәйданчыкта узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International