ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2024 ел
җомга

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр. 5 нче социаль участокта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Лиана Габидулина «Сәламәтлек юллары» дигән викторина үткәрде.

11 апрельдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Оксана Лямова наркоманияне профилактикалау буенча чара үткәрде. Белгеч мәктәп укучыларына видеодәрес күрсәтте. Максат – наркотикларның зыянын һәм кеше сәламәтлегенә һәм тормышына җимергеч нәтиҗәләрен күрсәтү.


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

9 апрельдә Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Евгения Алексеева һәм Илсинә Нуриева «Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында үсеш үзенчәлекләре булган 3 яшькә кадәрге балаларга иртә ярдәм күрсәтүне оештыру» программасы буенча стажировка үттеләр.

Марат Ильясов – I төркем инвалиды, 17 ел элек ул авариягә эләгә һәм тулысынча параличланган була. Даими мөстәкыйль күнегүләр ярдәмендә Марат Ильясов шаккатыргыч нәтиҗәләргә ирешә – аякка баса, авторлык тренажерларының 12 моделен, методика һәм тернәкләндерү программасын эшли.

Ураза бәйрәме уңаеннан «Алабуга» махсус икътисадый зонасының иң эре предприятиеләренең берсе – «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ вәкилләре Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына хәйрия ярдәме – бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

Ландыш Шәрәфетдинова тормышында беренче урында, әлбәттә, гаилә. Ул балачактан ук зур һәм тату гаилә турында хыяллана. Бүген алар тормыш иптәше белән биш бала тәрбиялиләр. Кызлары Рената, Ралина һәм Рамина, уллары Реналь һәм Радмир – гаиләнең иң зур шатлыгы. Ландыш Шәрәфетдиновага кечкенә балалары белән олы кызлары һәм ире ярдәм итәләр.

Гаилә елында «Родники» патриотик җыр проекты яңа махсус конкурс башлый – «Бергә. «Родники» версиясе буенча елның музыкаль гаиләсе». Конкурста илнең барлык иҗади гаиләләре катнаша ала. Елның иң музыкаль гаиләсе төп бүләкне – 1 миллион сум алачак.

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы чараларында теләгән һәркем катнаша ала.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм гомумиләштерү максатында ведомство карамагындагы оешмалар арасында балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы үткәрәчәк.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында дәрес оештырдылар. Хезмәт белән тернәкләндерү юнәлешләренең берсе – бакчачылык эшләренә өйрәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International