ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар 2019 ел.
сишәмбе

Күптән түгел Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге белгече 3 нче номерлы гимназиянең 8 нче сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышында булды.

2019 елның 6-8 февралендә "Казан ярминкәсе" ААҖ территориясендә "Мәгариф. Карьера" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә кысаларында Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылачак.

29 нчы гыйнвар көнне "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Очрашу Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан оештырылды.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 2019 елдан психолог Валентина Юдина җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган «Курчак терапия» технологиясе кертелде.

Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова "Социаль челтәрләрнең файдасы һәм зыяны" дигән темага чара уздырды. Чарага социаль хезмәт алучылар чакырылган иде.

 

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә бик ярата. Дәресләр "Сәламәт озын гомергә юл" социаль проекты кысаларында атнага ике тапкыр үткәрелә.

Социаль-хокукый хезмәт кысаларында Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен “Хокук турында- синең хокук турында!” дигән мәгълүмати-консультация булып узды.

Лениногорск районында мобиль мәшгүльлек үзәге эшләү - мәшгүльлек өлкәсендә район үзәгеннән ерак яшәүче гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтүнең тагын бер мөмкинлеге ул.

Бүген Лениногорск районы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү  “Исток-Башлангыч”  үзәгенең хезмәт коллективы 2018 елда башкарылган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2019 елга планнар билгеләде.

Күптән тугел генә "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән педагог-психолог Дрожжачих Елена баш миен эшләтү буенча инновацион дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования