ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль 2019 ел.
җомга

“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру уңаеннан балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча  Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Минем киләчәгем минем кулда” дигән темага тренинг үткәрде.

Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утравы” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында 2019 елдан “Без төрле -- без тигез” клубы эшли.

Гомеренең беренче көннәреннән үк бала социаль мәгънәгә ия. Аның һәр ихтыяҗы башка кеше ярдәме белән генә канәгатьләндерелергә мөмкин. Социализация, яки баланың гомумкешелек тәҗрибәсе башкалар белән аралашканда туплана.

1 февральдә Республика ресурс үзәгендә Татарстан республикасының балалар интернат-йортлары һәм волонтерлар хәрәкәте вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

31 гыйнварда Түбән Новгородта хәерчелек дәрәҗәсен киметү мәсьәләсе буенча төбәкара киңәшмә узды, аны РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин үткәрде. Чарада Татарстан ведомство башлыгы Эльмира Зарипова да катнашты.

Гәрәева Зөлфия Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының "Минем язмышым-минем һөнәрем" (Хатын-кыз җитештерүче ) номинациясендә  район сайлап алу турын узды. Бүген ул Әгерҗе шәһәрендә уза торган зона сайлап алу турында катнашты.

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тәрбияләүче ата-аналарны һөнәри яктан яңадан әзерләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Яр Чаллының  "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  Су-Дҗок терапия белгече  Лидия Шумская социаль хезмәт алучылар өчен  Су-Джок терапия  буенча гамәли шөгыль үткәрде.

"Асылташ" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Яр Чаллы шәһәре Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән "Орион" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган "Гаилә турында" яшьләр шәһәр фестивалендә катнашу мөмкинлеге туды.

Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 145 социаль хезмәт алучы яши, шуларның 57се аз хәрәкәтләнүче гражданнар категориясенә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования