Республикасы башкаласы халкы һәм кунаклары "Ачык йөрәкләр шәһәре" инклюзив бәйрәменә чакырыла

2017 елның 29 августы, сишәмбе

30 августта, шәһәр Көнендә, Иске Татар бистәсе территориясендә "Ачык йөрәкләр шәһәре" дигән инклюзив иҗади мәйданчык оештырылачак. Чараның инициаторлары - Казан мәдәният идарәсе, Татарстан Республикасы  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы ярдәме белән Константин Васильев музее белән берлектәге "Юность" мәдәният сарае базасындагы  "Э-моция" Иҗади инклюзив студиясе.

Программада иҗат коллективлары чыгышы, шулай ук спектакль күрсәтү каралган. Чараның төп максаты – сәламәт кешеләрне инвалидлар белән берләштерү, момкинлекләре чикле гражданнарны социализацияләү, аларның тормышларын якты хисләр белән тулыландыру.

Чаралар 15:00 башланачак, керү ирекле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International