Бөгелмәнең "Ялкын" приютында “Бергә булдырабыз” проекты турында фикер алыштылар

2017 елның 11 августы, җомга

Кичә Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чарада Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт – Милосердие" депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

Шулай ук чарага муниципалитетларның социаль хезмәт белгечләре һәм һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Әлеге чара “Бергә булдырабыз” социаль проекты кысаларында оештырылды, аның төп максаты булып балалар приюты торышын анализлау.

Фикер алышу барышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова колачлы эштә мөмкин кадәр барлык хезмәтләрне җәлеп итәргә тәкъдим ясады.

Утырыш ахырында "Бердәм Россия" Партиясенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Ганиатуллина приют директорына спорт җиһазлары сатып алу өчен сертификат тапшырды.

Шунысын да әйтергә кирәк, "Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бу елның ноябрь аенда йомгак ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International