"Веста" үзәге социаль педагогы танып белү дәресе үткәрде

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Россиянең тарихы даталары кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина социаль ярдәм алучы 15 бала өчен төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес башында педагог балаларга Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган сугышчылар көне турында сөйләде. Катнашучылар игътибарына "Беренче бөтендөнья сугышы" фильмы тәкъдим ителде. Аннан соң викторина оештырылды, балалар истәлекле даталар, геройлар һәм сугыш вакыйгалары турында сорауларга җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International