Зәй районында мәшгуль булмаган инвалидны эшкә урнаштыру өчен яңа эш урыны булдырылган

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Бүген Зәй районында комиссия әгъзалары Тюгеевка авылында яшәүче 2 төркем инвалидлыгы булган Венера Хайбуллинаны эшкә урнаштыру өчен кабул итү үткәрде.

Агымдагы елның май аенда кыз Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрына авыл җирлеге территориясендә эш урынын булдыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән.

Зәй эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Тюгеевка авылында сәүдә ноктасы тоткан эшмәкәре белән очрашу үткәргән.

Нәтиҗәдә эш бирүче мәшгульлек хезмәтенә чарада катнашу өчен гариза тапшырган һәм кызга сатучы-кассир буларак эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдырган. Республика бюджетыннан аңа 72690 сум акча бүлеп биреләчәк.

Шунысын да әйтергә кирәк, Зәй районында әлеге программа 2011 нче елдан гамәлгә ашырыла, шулай итеп, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен 50 махсус эш урыны булдырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International