Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 25 нче июль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 062 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 91 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 921гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2858 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,34 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 682 кеше эшсез дип танылган, шуларның 589ы – моңа кадәр хезмәт куйган. 104 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International