"Веста" үзәгенең хезмәт тернәкләндерү кабинетында гамәли дәресләр дәвам итә

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2016-2017 елларга социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Чәчтараш эше" дәресләре узды.

Дәрес башында катнашучыларны тушевка, филировка һәм окантовка кебек чәч кисү ысуллары белән таныштырдылар. Һәр катнашучыга демонстрацион материал өләшенде. Мастер модельда бу алымнарның ничек үтәлүен күрсәтте. Шуннан соң катнашучылар чәч кисү турында видеоязма карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International