Яшел Үзәндә 10 кеше яңа белгечлек алды

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Пешекче" һөнәре буенча курслар узды. Имтиханны эшсез гражданнар арасыннан10 кеше уңышлы тапшырды.

Укытулар "Квалификация үстерү төбәк агентлыгы" коммерциячел булмаган оешмасының Яшел Үзән филиалында өч ай дәвамында узды.

Үзләрен практикада уңышлы күрсәткән укучыларга укулар тәмамлаганнан соң, эшкә урнашу тәкъдим ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International